+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 август 2019, 10:03

Владимир Путин нигә Абхазия президенты белән очраша?

Русия президенты Владимир Путин бүген Сочида Абхазия президенты Раул Хаджимба белән очрашачак.

Лидерлар ике ил арасында социаль-икътисади хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен киңәйтү турында сөйләшәчәк, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Владимир Путин шулай ук “Сириус” мәгариф үзәген караячак. Моннан тыш, Русия лидеры “Талант һәм уңыш” Мәгариф Фондының попечительлек советы утырышын үткәрәчәк. Утырышта “Сириус” үзәген үстерү мәсьәләләре каралачак. Төп докладчы - Фонд җитәкчесе Елена Шмелева.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: