-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 август 2019, 09:36

Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?

Укытучы һөнәре – изге һөнәрләрнең берсе. Чөнки укытучы – шәхес тәрбияләүче, һәрберсенә тормышта юл салырга ярдәм итүче.

Укытучы булып эшләү купме көч, күпме сабырлык, фидакарьлек, күңел юмартлыгы сорый. Хәзер заманалар үзгәрде. Бүгенге укытучының абруе әкренләп төшә. Нишләргә? Җәмгыяттьтә укытучының дәрәҗәсен ничек кайтарырга?

Хәзерге заман укытучысына тирән белемле булуы гына җитми. Ул рухи яктан да көчле, замана технологияләрен дә яхшы белергә тиеш. Чөнки бүгенге көндә укытучы хезмәте укучыларга белем бирү белән генә чикләнми. Үз эшен яратып башкарган белгеч кенә хезмәттәшләре, укучылар арасында да һәм инде җәмгыятьтә дә соклану һәм хөрмәт тудыра. Укытучы үз белемен арттыру өстендә даими эшләргә, төрле бәйгеләрдә катнашырга тиеш. Җиңүләр укытучының талантын күрсәтә; мөгаллимнең абруен күтәрергә ярдәм итә.

Укытучы һөнәре бик катлаулы һөнәр. Ул сабырлык, түземлек, ягымлылык сорый. Әгәр укытучы бу сыйфатларга ия икән, шул чагында ул талантлы да, оста да укытучы була ала. Аның җәмгыятьтәге абруе да югары була. Заманында иң үтемле сүз мөгаллимнеке булган. Олысы-кечесе киңәшкә дә, йомышка да аның янына килгән. Укытучы өстенә бихисап җәмәгать эшләре йөкләнүе, һәр өлкәдә мәгълүматлы кеше булуы да үз ролен уйнагандыр. Мәктәпкә, җәмгыятьтәге хәлләргә битараф, консерватив, иҗади эшләмәгән, очраклы рәвештә генә бу һөнәрне сайлаучы укытучылар үзләре дә какшата бу абруйны. Белемле, фикерле, табигатьтән бирелгән сәләткә, әхлакый кыйммәтләргә ия чын мөгаллимнәр шәхес буларак хөрмәт казана.

Мөгаллим абруе саклансын өчен укытучы туктаусыз белемен арттырып торырга тиеш. Икенчедән, укытучыга хөрмәтне бала гаиләдә үк күрергә тиеш. Төп тәрбияне мәктәп бирә дип уйлаучы әти-әниләр ялгыша. Мәктәп гаиләдә сеңдерелгән рухи кыйммәттләрне ныгыта гына. Өченчедән, укытучыга үз мәктәбендәге коллектив һәм җитәкчесе терәк булырга тиеш. Әгәр бер-береңә теләктәшлек, ярдәмләшү булмаса, яклау булмаса, укытучы ялгызы гына абруен саклый алмый. Дүртенчедән, мәктәптә бәхетле укытучы эшләргә тиеш. Үз эшеннән тәм тапмаган, бирелеп эшләмәгәне хөрмәт тә казана алмый. Ә аның канәгатьсезлек хисе балаларга күчә.

Дәүләтнең мәктәпләргә йөз белән борылуы, төзекләндерү, җиһазландыруга игътибар артуы, мөгаллимнәр хезмәтен бәяләү җәмгыятьне бизи. Ныклы белемле, үз эшен җиренә җиткереп башкарган укытучы һәрчак хөрмәтле. Укытучы белән ата-ана бер сүздә булганда, максатка ирешү җиңелрәк.

Ни өчен бүген укытучының абруе төшә? Моңа кем гаепле? Җәмгыятьме?

Сталин заманында 20 ел эшләгән укытучыга Ленин Ордены биргәннәр. Матди яктан караганда да бүген укытучының хәле мактанырлык түгел. Бүген укытучының сәламәтлеге, гомере бернинди закон белән дә якланмаган. Укытучының иң зур бурычларының берсе – ул сәләтле балаларны күреп үстерергә тиеш.

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Укытучыга шул өлкәне табарга һәм балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга кирәк. Сәләтле баланы дөрләп янучы, башкаларга да яктылык бирә алучы факел итеп кабыза белергә тиеш. Укыту – тәрбия процессында баланың интеллектуаль эшчәнлеген, иҗади мөмкинлеген чикләүче бернинди киртә булырга тиеш түгел.Үзе өстендә эшләгән укытучы баланың сәләтен үстерүне тәэмин итә ала. Шулай итеп укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү –

дәрестә барлык эшне балаларның үсеш, белем дәрәҗәсен искә алып оештыру

зур әһәмияткә ия. Педагогик коллективның ата – аналар белән тыгыз элемтәдә торуы да сәләтле балалар белән эшне алга җибәрүдә этәргеч булып тора.
Читайте нас: