+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 август 2019, 09:33

Владимир Путин Президент премияләре булдырды

Русия Президенты Владимир Путин рәислегендә “Талант һәм уңыш” мәгариф фондының Попечительләр советы утырышы узды.

- Агымдагы елда ук гомум белем фәннәре буенча халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда медальләр яулаган укучылар, шулай ук бу командаларның тренерлары Президент премияләрен, шул исәптән югары баскычны яулаучы җиңүчеләр, бер миллион сум алачак, “көмеш”кә -- 500 мең сум, “бронза” өчен 400 мең сум биреләчәк. 2018 елда “Сириус”ны тәмамлаучылар халыкара олимпиадаларның 38 медаленең 33ен яулады, -- диде Владимир Путин. -- Шулай ук 2020 елдан сәләтле югары уку йортлары укучылары өчен Президент грантлары программасын киңәйтү турында карар кабул ителде. Хәзер магистратура студентлары да ай саен 20 мең сум күләмендә акчалата түләүләр алачак.

#ВладимирПутин
Читайте нас: