+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 август 2019, 12:18

Корбан гаете мөбарәк булсын!

11 августта мөселман дөньясы иң зур һәм иң изге бәйрәмнәренең берсен билгелиКорбан гаете – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә (быел 11 августта) билгеләнә.

“Корбан” сүзе “якынаю” мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Ләкин гарәп халкы аны “Гайд әл-адхә” дип атый. “Адхә” — “күрсәтү”, ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме.

Корбан — Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз. Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбан канының беренче тамчысы җиргә төшкәнче Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, ди.

Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ерак бабасы Ибраһимнан: “Әгәр миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга да әзер”, – дигән сүзләр белән нәзер әйттерде. Ләкин Аллаһы Тәгалә адәм балаларының каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле Ибраһим галәйһиссәләмне сынады. Ибраһим бу сынауны югары сыйфатта үтте, Аллаһ аңардан разый булды.

Корбан гаете – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Башкортстанда бу көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: