+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 август 2019, 11:02

ВЛАДИМИР ПУТИН “СИРИУС” ҮЗӘГЕНДӘ БУЛДЫ

Сочидагы “Сириус” үзәгендә Владимир Путин “Талант һәм уңыш” мәгариф фондының багучылар советы киңәшмәсен үткәрде.

Ил башлыгы “Сириус” үзәгенең “Мәктәп” дип аталган яңа корпусын карады. Анда профильле юнәлештәге һәм шулай ук инженер-математика, химия-биология программалары буенча дәресләр үткәрелә. Корпуста берьюлы 800 бала укый ала.

Президент төбәк үсмерләр хоккей командалары тренерлары һәм спортчылары өчен оештырылган семинар барышын карады. Әзерлек программасы турында Владимир Путинга Русия хоккей федерациясе башлыгы Владислав Третьяк сөйләде.

Гомүмән, 2015 елдан алып “Сириус” үзәгендә илнең барлык төбәктләреннән 30 мең сәләтле бала белемен камилләштергән, яңа юнәлешләр буенча укыган.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: