Шулар исәбенә Кыргыз-Миякә мәдәният йортында капиталь ремонт ясалуын да кертергә мөмкин.
Әлеге көндә биредә тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырыла, бинаның түбәсенә капиталь ремонт тәмамланып килә. Шулай ук мәдәният йортының җылыту системасы яңартыла, тантаналар һәм спорт залына ремонт үткәрелә. Бинаның фасады да яңа төс алырга тиеш.
Ремонт үткәрүгә федераль бюджеттан 10 миллион сумнан артык акча бүленгән. Яңартылган мәдәният йорты 2019 елның декабрендә үк миякәлеләргә үз ишекләрен ачачак.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.