“Барыгызны да биредә күрүемә шатмын, 10 ел элек башлаган традицияне дәвам итүегез куанычлы хәл”, - диде президент.
Ул байкерлар байк-шоу үткәрү өчен бик уңышлы урын сайлаган диде. “Бу бик яхшы башлангыч һәм идея, ул техника һәм мотоцикллар, гомумән ватанын сөючеләрне берләштерә, - дип өстәде Русия лидеры. – Традициягез бик күркәм, шундый батыр һәм текә егетләрнең яшьләргә Русияне ничек яратырга икәнен күрсәтүне күзәтү күңелдә рәхәтлек хисләре тудыра”.
Залдостанов исә: “Без сезгә рәхмәтле, һәм белеп торыгыз, без – сезнең хәрбиләрегез”, - диде.
Байкерлар президентка “Русский реактор” фильмын бүләк итте, алар аны Кырымда төшергән булган. Фильм белән компакт-дискны тапшырганда Хирург Владимир Путинга җылы башлык та бүләк итте.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.