+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 август 2019, 23:35

Ярдәмеңнән ташлама...

Ярдәмеңнән ташлама...

Күк капусы тишелгәнме,

Белмим нәрсә булгандыр,

Көндез ява,төнлә ява-

Ишә генә бу яңгыр.


Аңламассың табигатьне,

Язы көзгә ялганды.

Хәтерләмим,быел өстән,

Җылы кием салганны.


Я җил исә ачы итеп,

Я яңгыры,я кары.

Җәй буена кояшлы көн,

Бер атна булды бары.


Җитешкәннәр җыя алды,

Җитешмәгән соңарды.

Утырып калды бакчаларда

Чиясе-карлыганы.


Шунсы рәхәт,бакчага гел

Су сибәсе булмады.

Тик кояшы булмагачтан

Яшелчә бик уңмады.


Булганы да түтәлләрдә

Эчери тамырыннан.

Ялыкканнардыр алар да

Салкыннан,яңгырыннан.


Мул иген шаулый басуда-

Җыеп алып булырмы?

Техника керә алмыйча

Шунда утырып калырмы?


Гөмбә күп диләр урманда.

Халык шуны җыярмы?

Ай-хай,аның белән генә

Безнең халык туярмы?


Карап торган бәрәңге бар,

Эчереп кенә бетмәсен.

Анысы да булмый икән,

Белмим,нәрсә эшләрсең.


И Аллаһым,көдрәтең зур,

Бары да синең кулыңда.

Күрсәт әйдә кояшыңны,

Туктатчы яңгырны да.


Булды,җитте,туктат инде

Яңгыр башка яумасын.

Бәлки әле,соңарганчы,

Безнең хәлне аңларсың!


Марат Илдаров. 06.08. 2019
Читайте нас: