Олег Кувшинников беренче яртыеллыкта хәлнең тотрыклы булуын, барлык күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелүен билгеләде. Губернатор Шексна елгасы аша күпер төзелүнең мөһим проект булуын ассызыклады. Владимир Путин монда эшнең планга ярашлы бару-бармавы белән кызыксынды һәм уңай җавап алды.
Өлкәдә эре туристик кластер төзү буенча эш тә ил башлыгы кушканча чәмле бара. Физкультура-савыктыру комплексы, “Мороз-Арена” боз сарае төзелгән. Кыш Бабайның яңа сараен төзү проекты тәмамланып килә.
Очрашуда шулай ук башка мөһим төзелешләр, Вологда шәһәренә тарихи мирас шәһәре статусы бирелү хакында сөйләшенде.