+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 август 2019, 10:19

Янә 45 балалар бакчасы төзеләчәк!

Киләсе ел ахырына кадәр республикада 45 балалар бакчасы төзеләчәк. Бу максатларга төбәк федераль казнадан 2 миллиард сумнан артык акча алачак.

Яңа учреждениеләр 7 меңгә якын баланы урын белән тәэмин итәчәк.

Финанслау “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Туымны арттыру максатында Башкортстанга 2024 ел ахырына кадәр барлыгы 32,08 миллиард сум акча күчереләчәк.

Былтыр Президент Владимир Путин гомумдәүләт проектларын гамәгә ашыру турында указга кул куйды. Алар илдә тормыш сыйфатын сизелерлек күтәрүгә юнәлтелгән.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: