+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 август 2019, 11:15

Изәк елгасында нинди хәлләр?

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Башкортстанның Благовещен районындагы Изәк елгасындагы хәлгә аңлатма бирде.

"Экологлар мәгълүматлары буенча, елга чистартыла. Торышлы һәм Түбән Изәк елгаларында кислород аз булуга карамастан, органик компонентлар буенча рөхсәт ителгән концентрациянең артуы теркәлмәгән", - дип язган ул үзенең Facebook битендә.

Якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә елгада су коенмаска һәм үле балыкны ашамаска дигән мәгълүмат җиткерелде.

Су сыйфатына даими мониторинг оештырылып тора.

Һәлак булган балыкны утильләштерәләр. Бер көн эчендә 500 килограмм җыелган.

Изәк елгасына зарарлы матдәләр агып төшүен булдырмау максатында аңа якында вакытлы дамба корганнар.
Читайте нас: