+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 август 2019, 11:01

Изәк елгасында су контрольдә тотыла!

Башкортстанның Благовещен районында Изәк елгасы пычрану турындагы хәбәрләрдән соң, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча хәлне җентекләп анализлау һәм аны бетерү буенча хакимият органнары эшен координацияләү өчен махсус эшче төркем төзелде.

Аны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов җитәкли.

- Барлык хакимият органнарының һәм прокуратураның гамәлләрен координацияләү эшче төркемнең максаты булып тора. Һәркем үз алдында торган җаваплылыкны аңлый. Бүген хәл тулы контрольдә тотыла. Изәк елгасында һәм ул койган башка елгаларда суны даими тикшереп торабыз. Халык өчен бер зыяны да юк, - ди Ринат Рәшит улы.

Эшче төркем составына Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, контроль һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре керде. Бүген эшче төркемнең икенче киңәшмәсе узды.

- Изәк елгасында балыкларның күпләп үлүе турында 112 номерына хәбәрләр килү белән, без барлык күзәтчелек органнарына, дежур диспетчерлык хезмәтенә, шулай ук кризис хәлләренә идарә итү үзәгенә әлеге мәгълүматларны җиткердек. Әлеге хәбәр нигезендә барлык күзәтчелек, ашыгыч хезмәтләр вакыйга урынына җибәрелде. Моннан тыш, хакимият органнары аша Изәк елгасы буенда яшәүчеләр өчен мәгълүмат җиткерелде. Бүген елгада су даими тикшерелеп тора. Предприятиедән зарарлы матдәләр яңгыр суы белән башкача Изәк елгасына эләкмәячәк, дип ышандыра алабыз, - ди Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.

"Уфаводоканал" предприятиесе Благовещен районындагы Изәк елгасындагы суның сыйфаты анализлаган.

Аның нәтиҗәләре буенча анда тиешле күрсәткечләрнең нормага туры килүе ачыкланган.

Моннан тыш, су көн дә тикшерелеп тора.
Читайте нас: