+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 август 2019, 13:01

Һәм янә - җиңүләр!

Безнең район спортчылары зональ, республика ярышларында һәм тагын да югарырак дәрәҗәдәге ярышларда үз осталыкларын күрсәтәләр. Алар җинүләр белән кайтып, үзләренең кече туган якларын данлыйлар.

Екатеринбург шәһәрендә 19 июльдә үткән федераль сабантуйда безнең район көрәшчеләре Айгиз Зәйнетдинов һәм Нургиз Шарафетдинов катнашты. Нургиз 100 килограммнан арткан гәүдә авырлыгы категориясендә өченче урын алды. Айгиз 90 килограмм гәүдә авырлыгы категориясендә беренче урын алды һәм үз гәүдә авырлыгы категориясе көрәшчеләре арасында җиңүче булды. Медальгә, кубокка һәм Грамотага ия булып, Айгиз "Лада Гранта" автомобиле җиңүчеләре арасында бүләк оту уенында катнашты, һәм аңа ия булды.

Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: