Русия Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Дмитрий Песков сүзләренә караганда, сөйләшү Украина ягы соравы буенча уздырылган. Анда Донбасстагы хәлләрне көйләү һәм кулга алынган хәрбиләрне алыштырыу мәсьәләләре каралган.
8 июль Владимир Зеленский фейсбукта видеомөрәҗәгать белән чыгып, Русия Президентына “норманд дүртлеге” – Русия, Франция, Украина һәм Германия җитәкчеләреннән тыш АКШ һәм Англия президентларын да катнаштыру кирәклеген белдергән иде. Ул Америка Президенты Дональд Трамп һәм Бөекбритания премьер-министры Тереза Мэйның да булачагын ышандырды. Сөйләшү өчен Белоруссия мәйдан бирәчәген дә әйткән иде.