+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 август 2019, 10:58

"Сөт иле"нә рәхим итегез!

24 августта Уфада Салават Юлаев мәйданы янында “Сөт иле-2019” традицион гаилә фестивале үтәчәк.

Республикада ул 2011 елдан үткәрелә һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Былтыр, әйтик, чарада 54 мең кеше катнашкан. Алар 11 тонна сөт эчкән.

Быел кунакларга 12 тонна сөт әзерләнәчәк. “Российское молоко” компанияләре төркеменең “Первый вкус” сәүдә маркасы шулкадәр продукция әзерләгән. “Сөт иле”ндә уфалыларга төрле кызыклы чаралар, бәйгеләр тәкъдим ителәчәк. Фестивальгә “Сөткә юл бирегез!” VIII автойөрештә катнашучылар килүе бер яңалык булыр дип көтелә. Әлеге чара 19 августта старт ала һәм, Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан аша үтеп, Салават Юлаев исемендәге мәйданда туктала.

Бәйрәмне сәнгать осталары концерты бизәячәк.

Ә 23-26 августта республикада XXVII Бөтенрусия машина белән сыер саву осталары конкурсы үтә. Анда Русиянең бик күп төбәкләреннән белгечләр катнашачак.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: