Кремль сайты хәбәр итүенчә, очрашу барышында Вадим Шумков дәүләт башлыгына Курган өлкәсендәге социаль-икътисади хәл һәм төбәкне үстерү чаралары турында хәбәр итте.
Өлкә җитәкчесе хәбәр иткәнчә, төбәктә газсыз 10 чик буе районы бар, бу территорияләрдән миграция агымы якынча 30 процент тәшкил итә.
- Сезгә бу мөһим эшне координацияләргә кирәк. “Газпром” магистраль торбаны сузачак, алга таба газ кертүне гамәлгә ашырырга кирәк, - диде Владимир Путин.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.