+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 август 2019, 20:22

Дару өчен - төрмәгә

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре РФ Президенты Владимир Путинга дару сатып алганнары өчен җинаять эзәрлекләвенә дучар булуларына зарланып хат язганнар. Бу турыда Мәскәүдәге паллиатив ярдәм үзәге директоры Нюта Федермессер Фейсбукта үзенең битендә хәбәр иткән.

Аналар балаларын дәвалар өчен кирәк булган даруларның тыелган исемлеккә кертелүенә зар елаганнар. Башка илләрдә ул даруларны уңышлы кулланып киләләр, Русиядә исә бу дарулар тыелган. Сатып алучыларны җинаять җаваплылыгы көтә.

Табиблар нинди даруның файдасы күбрәк булуын белеп торсалар да, тыелганнар исемлегендә булгач, ул даруны кулланырга куша алмыйлар. Хатка Русиянең төрле төбәгеннән 82 ана кул куйган. Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче Елена Боголюбованы 10 яшьлек авыру улына интернет аша фризиум дигән даруга заказ биргәннән соң психотроп дарулар белән контрабандада гаепләп кулга алганнар иде. Хатынны 7 сәгать тоткарлап тотканнар.
Читайте нас: