+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 август 2019, 10:31

Һәр укучыга - 8800 сумлык сертификат

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда мәктәптә укучы һәр балага 8 800 сумлык сертификат бирү башлана. Һәр бала дәүләт бүлеп биргән акчалар исәбенә мәктәптән тыш өстәмә укый алачак.

"Балалар төрле дәресләрне сайлый ала: дәүләт һәм муниципаль предприятиеләр, шәхси оешмалар, эшкуарлар – Өстәмә белем бирү навигаторы каталогында күрсәтелгән барлык түгәрәкләр һәм секцияләр дә финанслау программасында катнаша", - ди бу хакта мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хуҗин. - Узган уку елында Балаларга өстәмә белем бирү модельле үзәге ачылды. Ул сентябрьдән балаларның өстәмә белем алуын финанслау проекты операторы булачак. Проект республиканың 36 берәмлегендә тормышка ашырыла”.

Башкортстанда өстәмә белем бирүче 207 оешма эшли. Аларга 5-18 яшьлек 78,5 процент бала йөри. Яңа уку елында 1 IT-куб, 2 мобиль технопарк һәм Октябрьский, Ишембай, Баймак шәһәрләрендә 3 технопарк төзелә.

Технопарклар төзү өчен республика бюджетыннан 24 миллион сум бүленгән. 2021 ел азагына технопарклар саны 14 булачак.
#национальныепроекты; #нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: