+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 август 2019, 10:39

Владимир Путин бензин хакын тоткарлау чарасын күрде

Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин бензин һәм дизель ягулыгы хакын тоткарлауны күзаллаган законга кул куйды. Белгечләр, “Росстат” мәгълүматларын файдаланып, АИ-92 бензинының бер литры Русия халкы өчен күпмегә төшүен исәпләп чыгарды.

Ачыклануынча, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү шәһәре һәм Ненец автономияле округы халкы үзенең эш хакына иң күп бензин сатып алу мөмкинлегенә ия икән. Рейтинг лидерлары аена 2080 литр, мәскәүлеләр – 1798, ненецлылар исә 1609 литр ягулык файдалана ала.

Русия буенча халыкның уртача бензин ягу күрсәткече 926 литр тәшкил иткән. Санкт-Петербургта, Якут Республикасында, Мурманск өлкәсендә, Комида, Ханты-Манси автономияле округында, Магадан һәм Сахалин өлкәләрендә, Камчаткада һәм Чукоткада кешеләр аена мең литрдан артык, ә Башкортстанда 708 литр АИ-92 бензинын сатып ала ала.

Бензин файдалану мөмкинлеге уңаеннан Русия Европа илләре исемлегендә, Украина белән Белоруссияны үтеп, 16нчы баскычны били.


#Владимир Путин.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннар Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: