+4 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
21 Августа 2019, 15:05

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыт җитте. Мәктәп кирәк-яраклары, аеруча формалар, портфельләр елдан-ел кыйммәтләнә. Башкортстанда бер баланы мәктәпкә әзерләү уртача күпмегә төшә икән? Башка төбәкләрдә бу җәһәттән хәлләр ничек?

Добавить в предпочтительные источники Google
Бер баланы мәктәпкә әзерләүнең күпмегә төшәчәген белү өчен аналитиклар миллионлы шәһәрләрдә яшәүче 500 кеше арасында сораштыру үткәргән.

Шәһәрләр исемлегендә Уфа да бар. Шулай итеп, Уфада әти-әниләр баланы мәктәпкә әзерләү өчен уртача 8,4 мең сум тоткан. Шәһәрләр арасында бу дүртенче урын. Кыйммәтчелек буенча беренче урында Краснояр крае һәм Новосибирск – 9 мең сум. Аннары Мәскәү – 8700, Казан – 8500.

Екатеринбург әти-әниләре - 8,1, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгородныкылар уртача 8 мең сум сарыф иткән.

Иң аз чыгымнар Премь краенда – 6,5 мең сум.
Читайте нас