+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 август 2019, 08:49

Балны ничек сайларга?

Балны тикшереп карау бик җиңел. Беренче ысул: кәгазьгә бер тамчы бал тамызырга, химик каләм очын шул тамчыга тидергәннән соң балда каләм төсе калырга тиеш түгел. Бал буялса, димәк, су өстәлгән.

Икенчесе: яхшы бал кашыктан өзелмичә, сузылып агарга тиеш, ә ширбәт белән кушылганы исә су тамчысы кебек тама.

Тагын бер ысул: бер кашык балны суда болгатыгыз, әгәр савыт төбендә кара төерләр барлыкка килсә, ул - бик үк яхшы сыйфатка ия булмаган бал.

Чын бал кышын шикәрләнә, ләкин бердәй катнашма хәлендә була, ә катламнарга аерылмый. Әгәр бал озак вакыт сыек килеш калса, яки ачык аерылып торучы ике өлешкә бүленсә, димәк, ул ясалма.

Күтәрелгән күбек балның өлгереп җитмәгәнлеге турында сөйли, аны тиешле вакытыннан алда суыртканнар, дип яза «Татар балы – дөнья даны” төркеме.
Читайте нас: