Мәктәптә гимнастика залы булдыру каралган. Әлеге объект "Башкортстан Республикасының 100 еллыгына - 100 объект" программасы кысаларында төзелә. Хәзерге вакытта бинада эчке бизәкләү эшләре, линолеум җәю, диварларны буяу, асылмалы түшәмнәрне монтажлау, кухня җиһазларын урнаштыру эшләре бара.
Объектта территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, асфальт түшәү өчен юл нигезе әзерләнә. Күпфункцияле мәгариф үзәгенә барлык коммуникацияләр тулысынча тоташтырылган. Тышкы яктырту баганалары урнаштырылган, җылылык трассалары, электр белән тәэмин итүнең кабель линияләре сузылган. Объектны су белән тәэмин итү өчен скважиналар борауланган. Ишегалдында уен мәйданчыклары өчен нигез әзерләнгән.
Объектны сентябрьдә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.