+6 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
21 Августа 2019, 05:37

Путин Мозамбик президенты белән очрашачак

Русия лидеры Владимир Путин 22 августта Мозамбик президенты Филипе Ньюси белән 24 октябрьдә Сочида үтәчәк “Русия — Африка” беренче саммитына әзерлек барышы турында фикер алышачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
РФ президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерүенчә, Мозамбикта 15 октябрьдә президент сайлаулары үтәргә тиеш һәм Ньюси үзе саммитта катнаша алмаячак, шул сәбәпле ике ил лидерының очрашуы алдан үтәчәк.

Ньюси Русиягә сәфәре вакытында ике ил эшкуарлары катнашлыгында үтәчәк РФ — Мозамбик эшлекле форумында катнашачак. Очрашуларда хөкүмәтара һәсм ведомствоара эшлекле килешүләргә кул куелачак дип көтелә.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас