+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 август 2019, 10:10

Ә сезгә медицина десанты килдеме әле?

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда күп эшләр башкарыла. Проектның үтәлеше Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның шәхси контролендә.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин әйтүенчә, быел гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга 5 миллиард сум акча бүлү каралган (2,5 миллиарды федераль бюджеттан). 376 миллионга фельдшер-акушерлык пунктлары булдырылачак, аларның яртысы искергән ФАПларны алыштырачак. Өстәмә рәвештә 2019-20 елларда Республика адреслы инвестицион програмасы буенча янә 15 ФАП төзү каралган. Барлыгы республикада 380 ФАП яңартылачак.

Республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров искерү сәбәпле эшли алмаган ФАПларны иң беренче чиратта алыштырырга кушты. Архангель районына эш сәфәрендә сигез фельдшер-акушерлык пунктының эшкә яраксыз булуын күргәнен әйтте.

Республикада өч Кан тамырлары үзәге һәм дүрт дәвалау учреждениесе, шул исәптән онкология диспансеры да, якынча 770 миллион сумга яңа җиһазлар белән тәэмин ителә.

Республика җитәкчесе медицина хезмәткәрләре дефициты проблемасының хәл ителү барышы белән дә кызыксынды. Максим Забелин әйтүенчә, август башына 240 яңа хезмәткәр эшли башлаган. Шул исәптән ашыгыч ярдәм станцияләренә 30 фельдшер килгән. Гафури, Дүртөйле, Иглин, Кырмыскалы һәм Туймазы районнарында уңай динамика күзәтелә.

Киңәшмәдә Радий Хәбиров Сибай тәҗрибәсендә Уфа табибларыннан һәм БДМУ педагогларыннан торган медицина десантларының проблемалы шәһәр һәм районнарга чыгуын оештырырга кушты.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: