+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 август 2019, 10:22

Владимир Путин Франция Президенты белән очрашты

Брегансон фортында Русия һәм Франция президентларының рәсми очрашуы булды. Очрашу өч сәгатьтән артык дәвам итте. Башта дәүләт башлыклары матбугат конференциясе үткәрде.

Франция белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр сөйләшүнең төп темасы булды. Владимир Путин һәм Эмманюэль Макрон Якын Көнчыгыштагы һәм Украинадагы хәлне тикшерде. Норманд форматында саммит үткәрү мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады.

Сөйләшү азагында Владимир Путинны һәм аның ярдәмчеләрен кичке ашка чакырдылар. Русия башлыгы белән Францияга шулай ук Кремльнең матбугат секретары Дмитрий Песков, Чит ил эшләре министрлыгы җитәкчесе Сергей Лавров барды.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: