+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 август 2019, 18:07

Кышкылыкка борщ һәм солянка

Борщ өчен:3 кг помидор,2 кг кызыл чөгендер,2 кг кишер,1,5 кг кыяр1,5 кг суган,1-2 кг кәбестә алына.

Барысын да юып, турап, 10 литрлы казанга салырга һәм

0,5 литр көнбагыш мае,

3 аш кашыгы тоз,

1-2 аш кашыгы шикәр комы,

бераз борыч салып,

болгата-болгата 2 сәгать кайнатырга.

Дәфнә (лавр) яфрагын 20 минут кала гына өстәргә.

Әзер массаны 700 граммлы стериль банкаларга салып, 1 аш кашыгы аш серкәсе (уксус) өстәп, тимер (калай) капкачлар белән ябарга.

Шулай әзерләнгән борщ өй шартларында бозылмыйча саклана.

Солянка да шулай ук әзерләнә, тик аңа кызыл чөгендер салынмый.
Читайте нас: