+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 август 2019, 12:04

Манныйдан гына тәбикмәк

Манный ярмасыннан гына (онсыз) бик тәмле, туклыклы тәбикмәк әзерләп була. Аны гадәттә Илеш якларында пешерәләр. Кунаклар һәм хәтта манный боткасын яратмаучы балалар да аны бик яратып ашый. Күбрәк тоелса, продуктларны ярты күләмдә генә алырга кирәк.

1 аш кашыгы чүпрәгә (дрожжи, корысы) 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 0,5 чынаяк җылы су салып бутап кабартырга куярга.

Ул арада 1 кг манный ярмасына 700-800 мл җылы сөт, 0,5-1 чәй кашыгы тоз салып, ипи камыры кебек катырак итеп камыр басарга.

Чүпрә әзер булгач, аны да камырга кушып, яхшылап бутап, җылы урынга куярга кирәк. Камыр 40-45 минутта кабарып менә.

Кайнап торган 1 литр сөт салып тиз генә болгатырга һәм алдан күпертелгән 7-8 йомырка кушып тугларга.

Янә 1,5 сәгатькә кабарырга куярга. Аннан инде тәбикмәкне көнбагыш маенда пешерә башларга да була.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: