+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 август 2019, 11:53

Үрнәктә туган үрнәкле кешеләр

Үрнәк авылы Миякә районы үзәгеннән 4-5 чакрымда, табигатьнең бик матур урынында, урман аланлыгында урнашкан. Бакча артыннан ук йөзьяшәр имәннәр, каеннар тезелешеп китә. Язларын ак чәчәккә күмелгән шомырт, баланнар тирә-юньгә ямь өсти. Биредә саф сулы чишмәләр күп. Аланлыкларда җир җиләге, чия, бөрлегән, гөмбә мул була. Тугайлар, көтүлекләр иркен. Кара туфраклы иген басулары күз күреме киңлекләрдә җәйрәп ята.

1925 елда нигездә күрше Әнәч авылыннан килгән кешеләр Үрнәккә нигез сала. Алар арасында ташчылар, балта осталары, мич чыгаручылар, пыялачылар, кое казучылар, пима басучылар, умартачылар — төрле һөнәр ияләре була. Халыкның күпчелеге иген игә, мал үрчетә. Яңа урында яңа тормыш башлап җибәргән Хисам Мансуров, Миңнегол Әминев, Бәхти Булатов, Ярыйәхмәт Иткулов, Газизҗан Солтанов, Әхмәт Мамлиев кебек эшчән, тынгысыз өлкән буын вәкилләрен бүгенге яшьләр зур хөрмәт белән искә ала. Кешеләре бердәм, үзара ярдәмләшеп эшләп, тату яшәгәнлектән, авыл тиз зурая, матурлана. Монда оештырылган “Энергия” колхозы озак еллар район хуҗа­лыкларына үрнәк була. Таштан һәм агачтан терлек, кош-корт абзарлары төзиләр. Маллардан мул продукция алына, басуларда иген шаулап үсә. Районда беренче йөк автомашинасын бу колхоз кайтарта. Миякә МТСында эшләгән авылдаш механизаторлар туфракны һәрчак яхшы эшкәртә. 1937 елда колхоз бу якларда күрел­мәгән мул уңыш ала. Амбарларда ашлык салырга урын калмаганлыктан, хезмәт көненә тиешле югары сыйфатлы бодайны бричкаларга төяп, өйдән-өйгә таратып йөрергә мәҗбүр булалар. (Ул елда СССР азык-төлек һәм сәнәгать товарлары җитеш­терү буенча Европада – беренче, дөньяда, АКШтан кала, икенче урынны били). Сугышка кадәр үк әле авылны җил электр станциясе яктырта.

Күптән түгел миңа Үр­нәктә 84 яшьлек хезмәт ветераны Гәүһәр Хисам улы Мансуровка фидакарь эш­ләре өчен медаль тапшыру тантанасында булырга туры килде. Ул авыл­даш­ла­рының хәрби батырлыклары турында да сөйләде. 35 йортлы авылдан 81 ир-егет фронтка киткән, шуларның 34е һәлак булган. Әйләнеп кайтканнар, ә аларның байтагы инвалид, авыр хәлгә төш­кән күмәк хуҗалыкны аякка бастыруга күп көч салган.

Сугыш башланганда Гәүһәргә 6 яшь була. Көче җитәме-юкмы, һәр эштә катнашырга тырыша. Зуррак малайлар картлар, хатын-кызларга җир сөрүдә, тырматуда, чәчүдә ярдәмләшә, әнисенә көлтә бәйләшә. Ихатадагы эшләр дә аның җилкәсенә төшә. Көтүче ярдәмчесе, ә соңрак көтүче була. Ферма мөдире булып 47 ел эшли. Коллектив һәр сыердан 4 мең килограмм сөт савып алуга ирешә, токымлы таналар үстерә. Күп савучылар, терлекчеләр фидакарь хезмәт өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Шул исәптән Г. Мансуров күкрәген дә “Почет билгесе” һәм Хезмәт даны орденнары, медаль­ләр бизи. Ул әле дә шушы фермада эшли — насос корылмалары ярдә­мендә ферманы, малларны су белән тәэмин итә. Хатыны Тәнзилә Бәхтегәрәй кызы сугыштан соң 4 ел тракторчы, 37 ел савучы булып эшләгән. Алар үзләре кебек үк тырыш, эшчән балалар, оныклар үстергәннәр.

Гәүһәр Хисам улы — авылның старостасы, экологик һәм төзекләндерү өмәләрен оештыручы да. Коллективның уңышлары турында “Кызыл таң”да чыгыш ясаган чаклары булды. Менә әле дә ул гәзитнең быелгы төпләмәсен өс­тәлгә китереп салды. Без район, аның күренекле шәхесләре турындагы язмаларны күздән кичердек, фикер алыштык.

Әңгәмәдәшем авылны, колхозны төзүдә актив катнашканнарны да искә алды. Менә, мәсәлән, Солтангир Нигъмәтуллин. Ул үзе белем алмаса да, өч улын да укыту өчен зур көч салган. Биктимер, Газизҗан, Хәсән (тугач та әтиләре аларны Солтанов дип яздырган) тора-бара республиканың күренекле шәхесләренә әверелгән.

Биктимер 1892 елда туган. Троицкида мәдрәсәдә укыган һәм шунда ук мөгал­лим булган. Җәй­ләрен – шахтада, авылга кайткан чагында кулакларга ялланып эш­ләгән. Патша армиясендә хезмәт иткән, 1914-16 елларда империалистик сугышта катнашкан.

1917 елдан укытучылык эшен дәвам итә. Туган авылына кайтып төшкәч, мәктәп оештыруда катнаша һәм аның мөдире була. 1931 елда Никифар авыл мәктәбе директоры итеп күчерелә. Соң­рак Әлшәй районы мәгариф бүлеген җитәклә­гәндәге уңышлары өчен ике тапкыр Ленин ордены белән бүләк­ләнә. Педагогик хезмәт стажы — 38 ел.

1900 елда Әнәч авылында туган Газизҗан да Троицк мәдрәсәсендә Биктимер абыйсы белән бергә укый. Үз заманының укымышлы кешесе, моңлы тавышлы җыр­чы, гармунчы. Ат, сыер, башка мөлкәтен тапшырып, күмәк хуҗалык оештырыша. “Үр­нәк”, “Сатый” колхозлары һәм Миякә совхозының профсоюз оешмаларына җитәк­челек итә. 1942 елның гыйнварында Белоруссия өчен барган сугышта һәлак була.

1904 елда дөньяга килгән Хәсән дә Троицк мәдрә­сәсенә юл тота. Аннары, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлагач, Чиләбе өлкәсенең Аргаяш район үзәгендә педагогик эшчән­леген башлый. Туган якка кайтып, Миякә райо­нының Баязит, Биккол, Стәрле­башның Яңгырчы авылларында укыта, Мия­кәнең Илчегол мәктәбе директоры була. Район мәгариф бүлеге мөдире чагында фронтка җибәрүне сорап хәрби комиссариатка ничә тапкыр барса да, авыруың бар дип, үтенечен кире кагалар. Ул эшләгән мәктәпләр һәм мәгариф бүлеге республикада һәрчак үрнәкле була. Хәсән Солтанов 1939 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хәзер — бу данлы династиянең икенче, өченче буыннары турында. Нәҗип Биктимер улы Уфа аэроклубында, Пермь хәрби очучылар училищесында шөгыль­ләнә. 1942 елда фронтка китеп, дошманның бихисап самолетларын бәреп төшерә. Берлинны бомбага тоту операциясе барышында күп тапкыр очышлар ясый. Орден-медальләр белән бүләк­ләнә. Ул 1985 елда Уфада вафат була.

Аның туганнарының икесе сугышта катнаша. Нэля урта мәктәпне тәмам­лагач, үзе теләп фронтка китә. Комсомол чакыруы буенча яугирләр сафын тулыландырган Сәгыйдә дә, апасы кебек, авиаполкта күзәтүче булып хезмәт итә. 22 яшьлек кыз 1943 елда Чехос­ловакиянең Братислава шәһәре янындагы дәһ­шәтле сугышта һәлак була. Кече сеңелләре Венера Раевкада чит телләр укыта.

Нәҗип Солтановның 1948 елда Никифарда туган улы Урал 1985 елда Космонавтлар отрядына кабул ителә. 1987 елда гомум космик әзерлекнең тулы курсын тәмамлый. 1988 елның ноябрендә күп тапкыр файдаланылучы “Буран” корабында Байконур космодромыннан галәмгә күтәрелеп, өч сәгать оча. Космонавт, Русиянең атказанган очучы-сынаучысы Мәскәүдә яши.

Газизҗанның 4 баласы төрле һөнәр сайлый. 1925 елгы Маһира Миякә урта мәктәбен тәмамлагач, бер ай гына укытучы булып эшләп кала — үзе теләп фронтка китә. Шәфкать туташы сыйфатында Клинцы, Бобруйск, Брест-Литовск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Никифарда укытучы, авыл Советы рәисе булып эшли. “Үрнәк” колхозында озак еллар сыер сауган Асия “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Укытучы, мәктәп директоры булган Айрат оста гармунчы, драма түгәрәгенең актив әгъзасы да иде. Венера Салават шәһәрендәге төзелеш техникумын тә­мамлаганнан соң Новосибирскидагы Академ­шә­һәрчектә эшли, аның шәрәфле шәхесе була. Әле лаеклы ялда, Никифарда яши.

Хәсән Солтан улы белән Сәгыйдә Тимерхан кызы (ул да укытучы) 6 кыз үстер­деләр. Шуларның бишесе әти-әниләре һөнәрен сайлады. Өлкәннәре Нә­фисә — Русиянең атказанган укытучысы.

Миякә урта мәктәбе музеенда Хәсән Солтан улы­ның тормышы һәм эш­чәнлеге турында байтак документлар тупланган. Аларны гомуми­ләштереп, түбәндәге фикергә киләсең.

Илдә төрле баскычтагы мәктәпләр ачу турында бәхәсләр барган, уку-укыту системасы, эш режимы, нинди фәннәрне укыту мәсьә­ләсе хәл ителмәгән елларда да ул кол­лек­тивларның эшен оештыруда, планлаштыруда заман таләп иткән бурычларга өстенлек бирә. Районда һәр тармакта кадрларга кытлык проблемасын бары тик мәктәпләрдә тирән белем бирү белән генә хәл итеп булачагын яхшы белә ул.

Бу чорда колхозларда белгечләргә мохтаҗлыкны күздә тотып, дәрес һәм түгәрәкләрдә җир мәй­данын, салам һәм печән эскертләре авырлыгын үлчәү, чәчкеч­ләрне чәчү нормасына ярашлы көйләү кебек мәсьә­ләләргә җитди игътибар бирелә. Мәктәп, аның тәҗрибә участогы район хуҗалыклары өчен үрнәк булып тора. Бу өлкәдә югары белемле агроном-укытучы Шакир Сатыев күп эшли. Сугыштан соң мәк­тәпнең ул җитәкчелек иткән яшь натуралистлары СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә беренче урын яулый һәм Алтын медаль белән бүләкләнә.


Сугыш башлангач, фронт­­ка киткән 21 укы­ту­чы­ның бары җидесе әйләнеп кайта. 22 июньдә аттестат алган 10 “Б” сыйныфы егетләре һәм кызлары үз теләкләре белән икенче көнне үк ут эченә юллана. Укытучылар һәм мәктәпне тәмамлаучылар Туган ил алдындагы бурычны намус белән үти, зур батырлыклар күрсәтә.

Мәсәлән, артиллерист, батарея командиры, кече сержант Мансур Абдуллин 1943 елның 10 июлендә Курс-Орел дугасында дәһ­шәт­ле сугышлар барганда Молотычы авылы янәшә­сендәге мөһим стратегик объектка фашист гаскәр­ләрен җибәрмәскә дигән приказ ала. Хезмәттәшләре белән дошманның 60 танк һәм гаскәрләренең өч һөҗүмен кире кагалар. Безнең күп яугирләр һәлак була. Абдуллин һәм аның төзәүчесе Рябинин икесе дә каты яралануга карамастан, ярдәм килгәнче фашистларга каршы торалар. 8 танкны сафтан чыгаралар. Шушы каһар­манлыгы өчен якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме би­релә. (Ул озак еллар Стәр­лебаш һәм Уфа мәктәп­ләрендә директор булып эшләде).

Сугыш елларында һәм аннан соң Хәсән Солтанов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы яхшы педагогик кадрлар туплады, тәрбия­ләде. Мәктәпне тәмам­лаучылар кайчан да, кайсы тармакта да сынатмый. Без алар белән горурланабыз. Кайберләрен генә телгә алам: нефть эшкәртүче, Социалистик Хезмәт Герое Мидхәт Хафизов, генерал-майор, Русия Герое Риф Гыйззәтуллин, артистлар Нурия Ирсаева, Иршат һәм Илдар Вә­лиевлар, рәссам­нар Рәшит Имашев, Риф Абдуллин, дистәдән артык галим.

Җәйнең бер матур кө­нендә туган якта Солтанов­ларның данлы династиясен (аларның 62 вәкиле килгән иде) хөрмәтләү тантанасы булды. Кунаклар ата-бабалары гомер сөргән Үрнәк авылын карап йөрделәр, үзләренең тормыштагы, хезмәттәге, укудагы уңыш­лары белән таныштырдылар. Район үзәге Кыргыз-Мия­кәнең елдан-ел күркәм­ләнә барган урамнарына карап та сокландылар. Чараның тантаналы өлеше биредәге 1нче мәктәптә үтте, укучылар көче белән әзер­ләнгән концерт күр­сәтелде.
Читайте нас: