+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 август 2019, 09:19

Сәламәтлек саклауда беренчел звено бик мөһим

Ил Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, аның беренче урынбасары Сергей Кириенко, Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары, финанс министры Антон Силуанов, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, санлы үсеш, бәйләнеш һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Константин Носков катнаштылар.

Владимир Путин “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына 1 триллион 367 миллиард сум каралганын, аның 237,5 миллиардының сәламәтлек саклауның беренчел звеносына тәгаенләнгәнен искә төшерде, бу ресурсларны нәтиҗәле файдалынырга кирәклеген һәм алар яхшы нәтиҗә бирергә тиешлеген билгеләде.

Киңәшмәдә кадрлар белән тәэмин ителеш, пациентлар өчен уңайлы шартлар булдыру, матди базаны реконструкцияләү һәм яңарту, беренчел медицина ярдәмен яхшырту, гомумдәүләт проектларының үтәлеше һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Бу хакта тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/61340
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: