Русияне саммитка чакырырга Франция Президенты Эммануэль Макрон тәкъдим итте. Журналист әйтүенчә, ял көннәрендә Биаррицада “Большая семерка”ның очрашуында да шушы мәсьәлә тикшереләчәк.
АКШ һәм Франция президентлары сишәмбе көн телефоннан аралашканда Мәскәүне киләсе ел G7 саммитына чакыру буенча фикер алышты. Русия Президенты Владимир Путин дүшәмбе Франция Президенты белән очрашуында, “Большая семерка” белән һәртөрлө бәйләнеш файдалы булачак дип белдерде һәм G8 форматын яңарту мөмкинлеген дә телгә алды.
Русияне дөньяның төп җиде иле очрашуларына 2014 елгы Кырым һәм Украиналагы хәл-вакыйгалардан соң чакырмый башлаган иделәр.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.