+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 август 2019, 09:43

Бюджет миллиардлары халыкка хезмәттә

Җиде ай дәвамында Башкортстанда сәнәгатъ җитештерүе индексы 4,4 процент тәшкил итте. Ил буенча бу күрсәткеч 2,6 процент. Республикада казылма байлыклар чыгару шушы вакыт эчендә 13,5 процентка артты, дип хәбәр итә “РБК-Башкортостан”. Икътисади үсеш ул – социаль иминлек дигән сүз.

Республикадагы төп социаль-икътисади күрсәткечләр илдәге уртача саннардан югарырак, без инвестиция климаты хәвефсез төбәкләр төркеменә карыйбыз. Билгеле булуынча, Башкортстан илдә иң яхшы тау һәм авиация инженерлары, бораулаучылар һәм энергетиклар, иң алдынгы нефть эшкәртүче предприятиеләр һәм сыйфатлы бензин, заманча фән һәм ышанычлы самолет двигательләре белән танылган төбәк.

Башкортстанның төп финанс документы, тәү чиратта, дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, үткән ел республика казнасының өчтән ике өлеше, яки 128,2 миллиард сум, социаль өлкәне финанслауга тотынылды.

Социаль йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлә дигәннән. 2017 елда “Роснефть” белән Башкортстан арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында килешүгә кул куелган иде. Шуңа ярашлы рәвештә, нефть компаниясе республикада җитештерү базасын киңәйтү, мөһим социаль проектларны тормышка ашыру буенча (нефтьчеләр турыдан-туры республиканың социаль өлкәсенә 4 миллиард сумнан артык акча бүлә) эшчәнлекне активлаштыра. Атап әйткәндә, химия сәнәгате белән бәйле инновацияле проектлар тормышка ашырыла. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтик, “Башнефть” акционерлары җыелышында ел йомгаклары буенча 28 миллиард сумнан артык дивидендлар түләү турында карар кабул ителгән иде. Башкортстанга да шактый миллиардлар тиде, чөнки компаниянең 25 процент акцияләре республиканыкы. Димәк, социаль инфраструктурага акча тагын да күбрәк салына дигән сүз.

2019 елда да, өзеклекләргә юл куелмыйча, планлаштырылган социаль программалар тормышка ашырыла, Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы кабул ителгән гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башланды.

Башкортстан җитәкчелеге игълан иткәнчә, республикада бер генә социаль программа да, халык алдындагы бурычлар, социаль ярдәм киметелмәячәк, бюджетта әлеге максатларга тиешле акча салынган. Җыеп әйткәндә, бюджетта, башлыча, социаль йөкләмәләрне үтәү, республика халкы өчен әһәмиятле чараларны финанслау беренче планга куелган.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: