+16 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
23 Августа 2019, 09:52

Грипп сентябрьдә үк башланачак, ди

Роспотребнадзорның төбәк ведомствосында гриппка каршы прививка кампаниясе башланды дип хәбәр итәләр.

Гадәттә чирләүчеләрнең иң югары ноктасы декабрь-февраль айларына туры килә, әмма кискен респиратор йогышлы авырулар һәм грипп белән безнең төбәктә сентябрьдә үк башлана.

Роспотребнадзор белгечләре мәгълүматлары буенча, ел саен 600 меңнән алып 1 миллионга кадәр авыру очраклары теркәлә. Бюллетеньнәрнең 50% ОРВИ һәм грипп белән авыручыларга туры килә.

2019 елның февраль-март айларындагы соңгы эпидемиядән республика икътисады якынча 500 миллион сумнан артык зыян күргән.
Читайте нас