Владимир Путинга бу сорауны Финляндия җитәкчесе Саули Ниинистё белән очрашу вакытында биргәннәр.
"2024 елга планнарга килгәндә, бу турыда сөйләргә иртә әле. Бүген әле 2019 ел гына", - дип әйткән Путин.
Русия Президенты июльдә Италия хәбәрчесенең соравына да җавап биргән. "2024 елдан соң сәясәттә каласызмы?" - дип сораган булган бу хәбәрче.
"Бик тиз үзгәрүчән динамика заманы булганда, фаразлар ясау кыен", - дигән Владимир Путин, дип хәбәр итә "Интертат".
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.