+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 август 2019, 16:34

Бүген кызынып калыгыз!

Алдагы атна салкын һәм яңгырлы булачак дип фаразлана.

Кояшлы җылы көннәр бик озакка бармады, ямьле җәй безнең белән бөтенләйгә хушлашырга уйлый, күрәсең.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә һава температурасы кинәт төшәчәк. Әгәр бүген көндез республика буенча 25 градуска кадәр җылы булса ( көньяк районнарда 30 градуска кадәр җылытачак), ә иртәгә, 26 августта, һава температурасы кинәт +16 градуска (урыны белән 21) кадәр төшәчәк.

27 августта көн тагын да салкынрак булуы, һава температурасының +14 градуска кадәр төшүе көтелә. Шул ук вакытта кыска вакытлы яңгырлар да явып үтәчәк.

Төннәрен аеруча салкын булачак, республиканың кайбер районнарында температура +2 градус кына күрсәтәчәк.
Читайте нас: