Аварияле йорттан күчерелгәннәр саны һәм бушатылган элекке торак мәйданы буенча алдынгы төбәкләр санына, безнең республикадан тыш, Мәскәү, Воронеж, Чиләбе өлкәләре, Ненец автономияле өлкәсе, Алтай крае керә.
Максатка өлгәшүгә карамастан, бу эш туктамый дәвам итәчәк. Яңа йортларга күчерү буенча федераль проектны тормышка ашыру өчен гомум Русияй буенча 2024 елга чаклы 507,2 миллиард сум бүленә.