+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 август 2019, 10:12

Инвалидлар өйдә тавыш бирә ала

Инвалидлар сайлауда ничек тавыш бирә? Шушы һәм башка сорауларга республика Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина ДОЛМАТОВА җавап бирә.

– Кемнәр өйдә тавыш бирү хокукына ия?

– Өйдә хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле гражданнар, мәсәлән, ярдәмсез өлкән кешеләр, инвалидлар, авыр чирле кешеләр, авыру туганны караучы кеше тавыш бирә ала.

Сәбәпнең авырлыгын билгеләү белән сайлау комиссиясе шөгыльләнә. Әгәр сәбәп җитди дип табылмаса, бу очракта кешегә өйдә сайлау хокукы бирелми.

– Өйдә тавыш бирү өчен кайда һәм ничек мөрәҗәгать итәргә?

– Сайлау участогы бүлмәсеннән читтә тавыш бирергә теләүче кеше 2019 елның 8 сентябрендә 15 сәгатьтән дә соңга калмыйча участок сайлау комиссиясенә тапшырылган язма гариза белән яисә телдән мөрәҗәгате нигезендә (шул исәптән башка кешеләр ярдәме белән тапшырылган) тавыш бирә ала. Участок комиссиясе әгъзалары сайлаучыга килгәч, телдән мөрәҗәгать аның язма гаризасы белән раслана.

Телдән мөрәҗәгатьне теркәгәндә махсус реестрда аның керү вакыты, участоктан читтә тавыш бирергә теләве, яшәү урыны турында белдергән сайлаучының фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелә, шулай ук, телдән мөрәҗәгать кабул иткән участок сайлау комиссиясе әгъзасының имзасы куела.

– Сайлаучының өенә кемнәр килергә тиеш?

– Тавыш бирүне уздырганда хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучының өенә бара. Аларда тавыш бирү өчен мөһер сугылган (пломбаланган) күчмә тартма, тавыш бирү өчен кирәкле бюллетеньнәр, сайлаучының участоктан читтә тавыш бирү мөмкинлеге бирү турындагы гаризасы булырга тиеш.

– Өйдә тавыш бирүченең документларын кем тутыра?

– Аның ризалыгы яисә үтенече буенча паспорт мәгълүматлары комиссия әгъзалары тарафыннан тутырылырга мөмкин. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучының язма гаризасында үз имзалары белән сайлау бюллетене бирү фактын раслый. Әгәр тавыш биргәндә бюллетень бозылса, анда бозылганнар урынына яңа сайлау бюллетенен алу турында билге ясала.

– Әгәр ул участокта тавыш бирергә уйласа, нәрсә эшли?

– Әгәр өйдә тавыш бирергә теләп гариза язган сайлаучы сайлау участогына килсә, ул вакытта участок комиссиясе әгъзалары аның яшәгән урынына киткән булса, ул комиссия әгъзалары участокка кайткач кына тавыш бирә алачак.
Читайте нас: