+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 август 2019, 22:35

Мәктәптә һәр укучының үз шкафы булырга тиеш

Депутатлар шундый тәкъдим белән чыккан.

Дәүләт думасы депутаты Василий Власов укучыларның шәхси әйберләрен саклау өчен мәктәптә шкафлар куярга тәкъдим итә. Ул бу тәкъдим белән Мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать иткән.

Власов белдерүенчә, бу фикерне аңа очрашу вакытында укучылар үзләре җиткергән.

Укучыларга мәктәпкә көн саен үзләре белән күп әйбер йөртергә туры килә, ә шкаф булган очракта бу хәл җайланыр иде.

Депутат әйтүенчә, андый шкафлар укучыларга мобиль телефоннарны калдыру өчен дә уңайлы булачак.
Читайте нас: