+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 август 2019, 09:29

Шахталарга төшәләр, җырлап күмер кисәләр...

Владимир Путин Русиянең ташкүмер чыгаручы төбәкләре губернаторлары һәм башлыклары белән очрашты.Алар ташкүмер сәнәгатендәге хәл һәм аның үсеш стратегиясе турында фикер алышты.

— Без сезнең белән Шахтерлар көне алдыннан очрашабыз. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм, — диде Русия Президенты. — Ташкүмер чыгару үсеше заманча технологияләр кертү, ышанычлы хәвефсезлек системаларына инвестицияләрне арттыру, хезмәткәрләрне социаль яклау өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыру белән берлектә алып барылырга тиеш.

Ул белдерүенчә, экология мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк. Табигатькә зыян сала-сала, сан артыннан куарга ярамый.

Бүген илдә 58 шахта һәм 133 разрез исәпләнә, аларның яртысы 2000 елдан соң сафка кертелгән. Яңа предприятиеләр югары җитештерүчәнле техника белән җиһазландырылган.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: