+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 август 2019, 21:06

Башкортстан - беренче урында!

Бүген Уфада Русия пенсионерларының VI Спартакиадасын ябу тантанасы узды.

Ул Спорт әзерлеге үзәгендә узды. Чарада Русиянең 78 төбәгеннән һәм 7 чит илдән (Чехия, Финляндия, Әрмәнстан, Бөекбритания, Литва, Германия, Франция) спортчылар катнашты. Катнашучылар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, пуля белән ату, шахмат, дартс кебек спорт төрләрендә көч сынашты.

Әйтергә кирәк, спартакиадада Башкортстан командасы җиңде. Безнекеләр дарст, җиңел атлетика буенча алдынгы урыннарны алды.

- Хөрмәтле дуслар! Сезне кунакта кабул итү - безнең өчен зур дәрәҗә. Сез бу спартакиаданы беркайчанда да онытмассыз дип уйлыйм. Барлык катнашучыларны бу спорт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Минем Русия Спорт министрлыгына, Русия пенсионерлары партиясенә һәм волонтерларга рәхмәтемне белдерәсем килә.

Без бик тырыштык һәм безнең күп нәрсә килеп чыкты. Без үзебезнең алга дустанә атмосфера булдыру бурычы куйган идек. Кешеләр аралашсын, тәҗрибә уртаклашсын һәм яхшы шартларда ярышсын өчен.

Шулай ук, сезгә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Барыгызга да зур рәхмәт һәм без сезне яратабыз! - диде яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Читайте нас: