+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 август 2019, 12:22

И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле

Әнәч авылы балалар бакчасына йөрүчеләр төрле чаралар ярдәмендә дөньяны танып-белеп кенә калмыйлар, кечкенәдән халкыбызның гореф – гадәтләрен дә үзләштерәләр.

Балалар бакчасында Халыкара театр елы уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасы – моның ачык дәлиле. Өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар әти-әниләренә татар халкының «Өч кыз» әкияте буенча тәрбияче Минзилә Вәлиәхмәтова эшкәртүендә сәхнәләш-

терелгән спектакльне күрсәттеләр. Нәни актерлар: Ана ролендә – Әминә Лотфуллина, кызлар ролендә – Язгөл Фазыйлова, Рената Миргалиева, Динара Вәлиәхмәтова; кияүләр ролендә Вилдан Садыйков, Тимур Камалов, Морат Исламов; тиен ролендә – Ролина Хисамова тамашачы сокланырлык чыгыш ясадылар.

Бу тамаша халкыбызның борын-борыннан килгән мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, кечелеклелек кебек әдәп-әхлак кагыйдәләрен; балаларның ата-ана каршында мәңгелек бурычлы булуын; һәрнәрсәнең – яманның да, яхшының да үзеңә кире әйләнеп кайтуын тагын бер тапкыр искә төшерде.

Әкият – тамаша барышында халкыбызның «Чума үрдәк, чума каз», «Әпипә» - җырлы-биюле уеннары, татарча гармун моңнары, татар халык биюе, бал кортлары биюе кәефне күтәрде.

Соңгы елларда балаларның ата телендә дөрес сөйләшә белмәве, үз телендәге байтак сүзләрнең мәгънәсен аңламавы, туган теленә битараф булмаган күпләрне борчый. Бу чара, беренчедән, театр елы кысаларында уздырылса, икенчедән, татар милли мохитен тудырып, ана телендә сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә бер этәргеч булды. Татар өйләренә хас милли рухта: асалы палас, чигүле сөлге, бизәкле ашъяулык, карават япмалары, корама юрган, чигүле тышлы мендәрләр белән бизәлгән йорт эче күренеше; шулай ук, халкыбызның бүгенге көндә тарихка кереп калган көндәлек хуҗалык кирәк-ярагы булган көянтә – чиләкләр, балалар күңелендә тарихи истәлекләребезгә ихтирам уятыр, дип өметләнәбез.

Минзилә Вәлиәхмәтова, тәрбияче;

Әминә Каюмова, китапханәче, Әнәч авылы.
Читайте нас: