+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 август 2019, 12:07

Исемдәге 4 хәреф язмышны үзгәртә

Кешенең холкы һәм язмышы исемендәге хәрефләргә дә бәйле икән.

Эзотериклар алфавиттагы һәр хәрефне өйрәнгән һәм дүртесенең кешегә күп каршылыклар тудырырга мөмкин булуын ачыклаган.

Исемендә “Е” хәрефе булган кешеләр еш кына конфликтлы хәлләргә дучар була икән. “Е” исемнең башында урнашкан булса, кеше һәрвакыт тормышында үзгәрешләр эзли, ди. Бу кешеләргә карарларын уйлап кабул итәргә кирәк.

“З” хәрефенең кеше холкына негатив төсмер салуы билгеле булган. Аңа һәрвакыт холкының начар яклары белән көрәшеп яшәргә кирәк.

Исемендә “Й” булганнар еш кына шикләнә торган, имеш. Алар, гадәттә, ялгыз була һәм кешеләр белән авыр аралаша.

“Н” хәрефен исемендә йөртүчеләр карарларны авыр кабул итә, ләкин бик талантлы кешеләр икән.
Читайте нас: