+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 август 2019, 11:12

Маяк-казыклардан башланган авыл

Миякә районы үзәгенә – 240 ел“Сездә кыргызлар яшәгәнмени?” – дип сорады бервакыт кыргыз галим-тюркологы бу авылның исемен ишеткәч. Ә аның тарихы болай. XVIII гасыр башында булачак Кыргыз-Миякәдән ике чакрымдагы урыс авылы Ерлыково тирәсендәге җирләр генерал Ерлыковныкы була.

Биләмәгә идарә итүче, берничә агай-энесе, хезмәтчеләре иген игү, мал асрау белән шөгыльләнә. Биредәге зур базарга ераклардан да килгәннәр. Урта Азиядән сәүдәгәрләр атларда, дөяләрдә кипкән җимеш, табак-савыт, өс һәм аяк киемнәре, Кытай ефәге, кыйммәтле бизәнү әйберләре китереп сатканнар. Җирле халык аларның барысын да “кыргыз” дип йөрткән. Алар Ярлекәү аша урыс ярминкәләренә дә барганнар. Юлда үлеп калучылар да булгалаган. Аларны булачак Кыргыз-Миякәнең төньяк-көнбатышында, әлеге Кызыл Чишмә авылы фермасыннан ерак түгел калкулыкта җирләгәннәр. Кабер өстенә таш өеп, казык кадап киткәннәр. Алар маяк кебек булып, юлны, юнәлешне билгеләргә дә ярдәмләшкән. “Кыргыз маяклары” (“Кыргыз-маяки”) булачак авылның аталышына (урысча – Киргиз-Мияки) әверелгән.
Бөгелмә өязенең Келәүле авылыннан күпчелегенең җире, мал-мөлкәте булмаган 23 гаилә йончу атлар җигелгән арбаларга хатыннарын, балаларын утыртып, сарык-кәҗәсен, кош-кортын, алтын бәрабәрендәге чәчү орлыгын төяп, ир-атлар үзләре җәяүләп безнең якларга юл тоткан. Арып-талып Бөркетле, Баллы елгалары буйларына килеп туктаганнар. Башта землянкаларда яшәп, җир-су, печәнлек, көтүлек, урманнан законсыз файдаланганнар.
1779 елның 29 июлендә Хурамша Мостафаев җитәкчелегендәге келәүлелеләр (Мостафин, Рахманкулов, Исмәгыйлев, Каипов, Усманов, Мортазин, Мәхмүтов һәм башка фамилияле кешеләр) Мең өязе башкортларыннан 400 сумга Өязе елгасыннан Кыргыз-Миякәнең Максай тауларына кадәр гомум мәйданы 10 мең гектар чамасы булган җир сатып алганнар. Килешү Ырынбур шәһәрендәге тиешле конторада теркәлгән. Биредә законлы рәвештә яшәүче татарлар саны тиз арткан.
Берничә елда бирегә Нижгар һәм Пенза губерналарыннан җирсез крестьяннар күченеп килгән.
XIX гасырның беренче яртысында Кыргыз-Миякә Бәләбәй өязендәге волость үзәге була.
1869 елда башкорт җирләре межалана (ягъни чикләре аныклана). Күпләренең биләмәләре киселә һәм офицерларга, түрәләргә җирләр бүлеп бирелә. Халык ризасызлык белдерә. Уфа губернаторы бу хакта болай дип яза: “Җилдәр, Кыргыз-Миякә, Гәйнә-Ямак волостьларында башкортлар һаман тынычланмый. Элекке җирләренә чәчүне дәвам итәләр, печәнлекләрне рөхсәтсез чабалар, урманнарны кисәләр”.
Уфа губернасының 1910 елгы хуҗалык-статистика күзәтү рәсми мәгълүматлары Кыргыз-Миякә һәм Җилдәр волостьлары халкының авыр тормышын күрсәтә. Крестьян хуҗалыкларыннан атсызлар – 20, бер атлылар – 30, чәчүлексезләр – 6, бер дисәтинәлеләр 19 процент. Гомумән, крестьяннарның 75 проценты ярлы. Хәсән Басыйров Кыргыз-Миякәнең “Урталык” дип йөртелгән урыны турында болай дип язып калдырган: “50 йорттан 36сы – салам, 6сы – юкә, 3есе – такта, берсе калай белән ябылган. Байтак кеше землянкаларда яшәгән. Шуларның берсе – Севастопольне обороналаган бомбардир, өч Георгий тәресе ордены кавалеры Нәфыйк Маликов. Чәчүлеге, мөлкәте булмаган. Орденнары исәбенә көн күргән...”
Мәңге кул тимәгән дала чирәмен атларда, үгезләрдә сөрү җиңел булмаган Миякә крестьяннарына. Бөртеклеләр уңышы ифрат түбән булган, гектарыннан 5-5,5 центнердан артмаган.
1917 ел ахырында Кыргыз-Миякәдә крестьян депутатларының беренче Советы сайлана. 1919 елның 7 апрелендә авылга Колчак гаскәрләре бәреп керә. Колчак армиясендә хезмәт итүдән баш тарткан өчен 18 ир-егет (Шәйхи, Фәтхи, Шакир Сатыевлар, Касыйм Шәймәрданов һәм башкалар) Себергә сөргенгә озатыла. Шул ук елның маенда төбәктән колчакчылар бәреп чыгарыла. Уфаны азат итүдә дә якташларыбыз актив катнаша. Беренче Бөтендөнья сугышында өч Георгий тәресе ордены белән бүләкләнгән Федор Максимов, Василий Филиппов, Гыйльметдин Хәбибов аеруча батырлык күрсәтә. Башкортстан Колчак кулы астында чакта Кыргыз-Миякә волость башкарма комитеты әгъзалары Сызраньда эвакуациядә була.
Кыргыз-Миякәдә яшәгән 2417 кешенең яртысы 1921 елгы ачлыкта үлә.
1925 елда Икъдисад авылының өч крестьяны “Фордзон” тракторы сатып ала. Шул ук елда Кыргыз-Миякәдә күпләр беренче тапкыр трактор белән җир сөргәнне күрәләр. Аз гына соңрак Миякә, Җилдәр МТСлары оештырыла. 1930 елда Җилдәр, Слак, Кыргыз-Миякә волостьлары биләмәсендә Миякә районы барлыкка килә, ул вакытта анда 90 мең кеше яшәгән (әле – 28 меңнән артыграк). 1937 елда район колхоз-совхозларында бөртеклеләрдән тарихта күрелмәгән рекордлы уңыш җыеп алына.
Күптән түгел район үзәгендәге Дан паркы төзекләндерелде. Геройларның бюстларын яңарттылар, яңа юллар салып, плитә җәйделәр, Җиңү яулауда катнашкан ике пушка куйдылар, электр фонарьлары урнаштырдылар, фонтан төзеделәр. Соклангыч матурлык анда хәзер. Кичләрен гүзәл балкыш, көндезләрен зәңгәр чыршылар тирә-юньгә ямь бирә. Мәдәният һәм ял паркында да күп эшләр башкарылды. Әфган сугышында һәлак булган якташ яугирләр һәйкәлен олпат агачлар каплый иде. Алар киселде, бордюрлар сузылып, асфальт җәелде. Биредәге үсмерләр спорт мәйданы да төзекләндерелде. Галәнур Бохараев исемендәге яңа стадион төзелеп ята. Биредә юлларны тигезләү, агач утырту буенча күмәк яшьләр катнашлыгында өмәләр үтте.
Район үзәге халкы заманча күркәм, матур өйләр, каралтылар төзүдә дә чәмләнеп эшли. Урамнарда, бакчаларда күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләр үсә.
Яугир, байтак еллар колхоз рәисе булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач, сәхнә сәнгатен яшәү мәгънәсе итеп күргән, бик инициативалы һәм омтылышлы Габдулла Гыймалетдинов тырышлыгы белән “Ветеран” клубы оештырылган иде. 30 елда коллектив республика шәһәр-районнарында меңгә якын концерт, тамаша күрсәтте, дан казанды. Күпләр якты дөньядан китеп барды инде. Әле дә сәхнәдән төшмәгән берничә ветеран бар. Мәсәлән, Илүсә Минһаҗева тамашачыга 40 ел хезмәт итә. “Мин бәхетсез түгел”, “Әтиемнең хатлары” дигән җырларны башкарганда күпләрнең күзләре яшьләнә. Район эчке эшләр бүлегенең элекке начальнигы, үзе үк актер, курайчы һәм шагыйрь Баязит Ильясов шигырьләрен тыңлаганда да кешеләр тәэсирләнә.
Ким САДЫЙКОВ.
Читайте нас: