+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 август 2019, 10:38

Республика укучылары WorldSkills чемпионатына китте!

Казанда узучы WorldSkillsның 45нче дөнья чемпионатын 200 мәктәп укучысына якыннан күрү бәхете тиде.

Татарстан башкаласында узучы һөнәри осталык буенча WorldSkillsның 45нче дөнья чемпионатын күрергә республикадан 200 мәктәп укучысы юлланды. Алар - Белорет, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Учалы һәм Уфа мәктәпләре укучылары.

Кызлар һәм малайларга “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә чемпионат ярышлары мәйданчыкларын карау бәхете тиде. Чемпионатта катнашучылар алар өчен күрсәтмә чыгышлар да ясады. Укучылар төрле илләрдән килгән һөнәр осталарының эшләре белән танышты, эшне башкару нечкәлекләрен үз күзләре белән күрде.

Дөнькүләм чараны күрергә барган укучыларга Try-а-Skill (Үзеңне сынап кара!) мәйданчыкларында төрле компетенцияләрдә үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге дә бирелде.

WorldSkills дөнья чемпионатына 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм төбәктән 1300дән артык һөнәр иясе килгән. Алар арасында безнең якташыбыз Илмир Сәетбатталов та бар. Чемпионатны күрергә барган кызлар һәм малайларның илебез данын яклаучы якташыбызга якыннан көч бирү мөмкинлеге дә булуы аеруча шатлыклы.

Дөньякүләм чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: