+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 август 2019, 10:40

Балаларга - яхшы аш

Ил Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Сәламәт туклану мәктәбе” проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чаралар дәвам итә.

2019-20 уку елы башыннан Уфа мәктәпләрендә туклану яңача оештырыла. Әлеге хезмәт өчен "Балалар һәм диетик туклану үзәге" идарәсе бердәм операторы җавап бирә. Барлык белем бирү учреждениеләрендә бердәм меню булачак. Ул ике атнага төзелә. Туклануга түләү өчен оператор бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кулланачак.

Барлык укучылар да бушлай махсус социаль карта алачак, аның белән ата-аналар - онлайн-банк яисә махсус терминаллар ярдәмендә акча күчерә, ә балалар туклану өчен түли алачак.

Шулай ук, картаны югалткан очракта, 200 сумга чиплы беләзек, яки аерым чип сатып алырга мөмкин, аны портфельгә, кием кесәсенә яисә чылбырга элеп куярга була. Укучының социаль картасына хәвефсезлек системасы язылачак.

Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Алексей Гусев сүзләренә караганда, Уфа мәктәпләрендә туклануны реновацияләү буенча пилот проекты бердәм меню, чимал сыйфатын контрольдә тотуга игътибарны арттыра.

#национальныепроекты

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: