+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 август 2019, 11:30

Беренче сыйныфка төшүчеләр өчен сөенечле хәбәр

Респуликаның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев күп бала тәрбияләүче гаиләләр баланы мәктәпкә әзерләүдә нинди ташламаларга дәгъва итә алуы турында сөйләде.

— Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр мәктәп формасы сатып алу өчен тотынылган чыгымнарны тулысынча кайтара ала. Мондый гаиләдә тәрбияләнүче балалар мәктәптә бушлай тукланырга хокуклы. Шулай ук, беренче сыйныфка баручы балаларга бушлай мәктәп әсбаплары һәм сумка тапшырыла, — диде ул.

Константин Толкачев бу ташламалар гаиләдә 18 яшькә чаклы булган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм гаилә кереме яшәү минимумыннан артмаганнар өчен булуын әйтте.

Әлеге ярдәмне алыр өчен кирәкле документларны бала укыган мәктәпкә тапшырырга кирәк.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: