+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 август 2019, 10:34

Күптән көтелгән вакыйга

Президент Владимир Путин 27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә узачак Халыкара "МАКС-2019" авиация-космик салонын оештыручыларга һәм анда катнашучыларга сәламләү хаты юллады.

"Быелгы күргәзмәдә тәкъдим ителгән яңалыкларның Русия авиакосмос сәнәгатенең ышанычлы үсеш алуын һәм, дәүләтнең конструкторлык мәктәбенең иң яхшы традицияләрен саклап, заманча технологияләрне кыю рәвештә гамәлгә кертүен раслап үтәсем килә. Продукциянең сыйфаты, ышанычлылыгы һәм иминлеге тотрыклы кала", - диелә сәламләү сүзендә.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, авиасалон чирек гасырдан артык белгечләрне самолетлар төзелеше һәм вертолет индустриясе өлкәсендәге алдынгы казанышлары белән таныштыра.

"Һәм, әлбәттә , МАКС - ул һәрвакыт зур, күптән көтелгән вакыйга", - дип өстәде ул.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: