+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 август 2019, 10:50

Владимир Путинның “мәңге яшь калу” сере нәрсәдә?

Русия Президенты Владимир Путин 10 ел элек булган кыяфәтеннән яхшырак күренә. Моңа Испаниянең “El Mundo” басмасы игътибар иткән.

66 яшьлек Русия лидеры кирәк кадәр йоклау, дөрес туклану, спорт һәм алкогольдән баш тарту нәтиҗәсендә яхшы формада кала, дип билгеләп үтелә. “Владимир Путин Кремльдә идарә иткән җитәкчеләр арасында - спорт белән шөгыльләнүче беренче Президент”, дип яза гәзит.

Русия лидеры көнчыгыш көрәшләре белән 50 елдан артык шөгыльләнә, дзюдо һәм самбо буенча спорт мастеры исеменә ия, каратэ буенча кара билбавы бар.

2018 елның июлендә футбол буенча Русия җыелма командасы һөҗүмчесе Артем Дзюба Владимир Путинга “тимераякларны бутсыларга алыштырырга кирәк”, - диде. Бу тәкъдимгә дәүләт башлыгы: “Мин спортчы түгел, ә физкультурачы гына, шуңа күрә бөтен нәрсә белән рәттән шөгыльләнәм”, дип җавап бирде.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: