-14 °С
Кар
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 август 2019, 11:44

Бал – мең чирдән дәва

Соңгы егерме елда рәсми медицина умартачылык продуктлары белән аеруча нык кызыксына башлады һәм нәтиҗәдә яңа дәвалау профиле — апитерапия барлыкка килде. Бал, прополис, чәчәк серкәче, корт агуы, балавыз — аксымга, углеводларга, витаминнарга, микроэлементларга, биологик актив матдәләргә бай. Бу продуктлар организмның эшчәнлегенә уңай тәэсир итәләр, иммун системасын ныгыталар, арыганлыктан, әйләнә-тирә мохитнең зарарлы шартларыннан саклыйлар, диетик туклануда һәм косметологиядә кулланылалар.

Тик шуны онытмагыз, бал куллануның үз кагыйдәләре бар. Һәр авыруда ул башка бер үлән, яки яшелчә-җимеш белән комплекста файдаланылса, нәтиҗәләр күпкә яхшырак булачак. Түбәндә без иң таралган рецептлар белән таныштырачакбыз.


Авызыңа бал да май», — диләр яхшы сүзле кешегә. Килен төшергәндә, мендәр өстенә бастырып, бал белән май каптыралар да, «балда, майда йөзегез» дип теләк телиләр. Безнең халыкта балны тәм-том буларак та, шифасы өчен дә бик яраталар.


Коръәннең «Умарта кортлары» сүрәсендә шундый сүзләр бар:

«Раббың бал кортларына вәхий кылды: «Ий бал кортлары, тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итәгать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!» — дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә, кешеләр өчен шифасы да бар».


ТУБЕРКУЛЕЗ, БРОХИТ, ПНЕВМОНИЯ БЕЛӘН АВЫРГАНДА ҺӘМ ХӘЛСЕЗЛӘНГӘНДӘ ТҮБӘНДӘГЕ РЕЦЕПТЛАР ЯРДӘМ ИТӘРГӘ МӨМКИН:

1. 100 грамм бал, 100 грамм ак май, 100 грамм каз мае, 15 грамм алоэ суты һәм 100 грамм какао. Барысын бергә кушалар, бутыйлар һәм иртәле-кичле 1 аш кашыгы составны 1 стакан кайнар сөткә салып эчәләр.

2. 150 г алоэ суты, 250 г бал, 350 г шәраб (кагор). Барысын бергә кушып, җылы урында (+4... +8 градус) 4-5 көн төнәтәләр. Бер аш кашыгы төнәтмәне ашар алдыннан ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр эчәләр.

3. 100 г алоэ суты, 500 г вакланган әстерхан чикләвеге, 300 г бал. 3-5 яшьлек алоэ яфракларын +4... +8 градус җылыда ике атна тоткач, юалар, ваклыйлар һәм 1:3 нисбәтендә кайнаган су салып, сәгать-сәгать ярым төнәтәләр дә, саркыталар. Башка өлешләрне дә кушалар. Көненә өч мәртәбә, ашар алдыннан ярты сәгать кала бер аш кашыгы эчәләр.

4. Берәр чәй калагы үги ана яфрагы, юкә чәчәге, киптерелгән кура җиләген 2 стакан суда кайнатып 1 аш кашыгы бал кушалар да көненә 3-4 өлешкә бүлеп эчәләр.

5. 1 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы әнис орлыклары, 1 чеметем тоз, 250 грамм су. Һәммәсен кушып кайнаталар да сөзәләр. Һәр ике сәгать саен икешәр аш кашыгы эчәләр.

6. 500 г башлы суган, 52 г бал, 42 г шикәр комы, 1 литр су. Суганны әрчеп ваклыйлар да, калган компонентларны кушып, 3 сәгать сүрән утта кайнаталар. Кайнатманы суыталар һәм көненә 4-6 аш кашыгы кулланалар.


САЛКЫН ТИГӘНДӘ, ГРИПП, ТОМАУНЫ ҖИҢЕЛӘЙТЕРГӘ ТЕЛӘГӘНДӘ:

1. 1 аш кашыгы балны 1 стакан кайнар сөткә салып төнгелеккә эчәләр.

2. Ярты яки бөтен лимонның суын сыгып, 100 грамм бал кушалар. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы кушылманы кайнар сөткә салып эчәләр.

3. Ачы торманың киң, өске өлешен чокып алып, 2 аш кашыгы бал салалар. Ачы торманы туры торырлык итеп савытка урнаштыралар да калын кәгазь белән ябалар, 3-4 сәгать тоталар. Саркыган сутны көненә 2-3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр (балаларга — берәр чәй кашыгы).

4. Сарымсак — 1 өлеш, бал — 1 өлеш. Чистартылган, вакланган сарымсакны бал белән кушалар. Йоклар алдыннан җылы су белән эчәләр.

5. 100 г пешерелмәгән кызыл чөгендер сутына 30 г бал кушып, 5-6 тамчы эретмәне борын тишекләренә көненә 4-5 мәртәбә салалар.


ГАСТРИТ, АШКАЗАНЫ ҺӘМ УНИКЕ ИЛЛЕ ЭЧӘК ҖӘРӘХӘТЕН ДӘВАЛАУ:

1. Ашказаны сутының ачылыгы артык булган ялкынсыну вакытында балны ашар алдыннан 1,5-2 сәгать кала көненә 2 мәртәбә җылы суга болгатып эчәләр. Түбән ачылыклы ялкынсыну булганда нәкъ ашар алдыннан, салкын су белән эчәләр. Ике очракта да тәүлек дозасын (120-150 г бал) тигез итеп өчкә бүләләр. Дәвалану курсы — 1,5-2 ай.

Эчәкләр ялкынсынганда бер аш кашыгы балны бер стакан алма сутына кушып көненә өч мәртәбә эчәләр.


ЙӨРӘК-КАН ТАМЫРЛАРЫ СИСТЕМАСЫ АВЫРУЛАРЫ БЕЛӘН ИНТЕГҮЧЕЛӘР балны аз-азлап (көненә 2-3 тапкыр берәр аш яки чәй кашыгы) сөт, эремчек, җимешләр һәм башка азыклар белән куллана ала.

ГИПЕРТОНИЯНЕ дәвалаганда балны яшелчә сутларына кушып кулланалар. Берәр стакан кызыл чөгендер, кишер, ачы торма (кыргыч аша үткәрелгән торманы алдан тәүлек ярым суда тотарга кирәк) суты һәм бер лимон сутын сыгып бер стакан бал белән яхшылап болгаталар. Кушылманы салкын урында саклыйлар. Ашар алдыннан бер сәгать кала яки ашагач 2-3 сәгатьтән соң берәр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы — 2 ай.

АТЕРОСКЛЕРОЗ. Бер өлеш суганны кырып бер өлеш бал белән кушалар. Көненә 2-3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

ЙОКЛЫЙ АЛМАГАНДА, НЕВРОЗ, НЕВРАСТЕНИЯ БЕЛӘН АВЫРГАНДА бер аш кашыгы балны бер стакан җылы суда эретәләр һәм йоклар алдыннан эчәләр.

БАВЫР, ҮТ КУЫГЫ, ТАЛАК АВЫРУЛАРЫ. Берәр стакан бал һәм ачы торма сутын яртышар стакан эчәләр. Даими кулланганда, үт куыгында ташлар барлыкка килүдән саклый, бавырның гемоглобинын күтәрә, азык эшкәртүне яхшырта.

БӨЕРЛӘР АВЫРГАНДА бер стакан гөлҗимеш төнәтмәсенә бер аш кашыгы бал кушып даими рәвештә эчәләр.

Һәм, һичшиксез, мунчада каен себеркесе белән бик шәпләп чабынып кайткач, мәтрүшкәле чәйне бал белән ләззәтләнеп тәмләп эчкәндә, үзебез дә белмәгән әллә нинди чирләребез коелып каладыр әле, дуслар. Аптекалардан кыйбатлы дарулар алырга рәт җитмәсә, табигый дарулар да күп ләса. Урман-кырлар исән булсын да, умарта кортларының телен белүче мөләем бал бабайлар, бал әбиләр сау булсын...

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас в