+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 август 2019, 11:58

Башкортстанда үтәкүренмәле сайлаулар уздыру өчен барлык шартлар да бар

Башкортстан территориясендә югары стандартлар кулланыла, алар төбәктә үтәкүренмәле сайлаулар үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко сөйләде.

- Үзәк сайлау комиссиясе Федерациянең барлык субъектлары территориясендә, аерым алганда, Башкортстанда, сайлауларны игътибар белән күзәтеп тора. Бу республикада бердәм тавыш бирү көнендә 219 төрле сайлау кампаниясе узачак.

Республикада көндәшлек бар, ул бик югары. Республика Башлыгы сайлауларында 8 кандидат теркәлгән. Бу - Федерация субъектлары арасында иң югары күрсәткеч. Әйтергә кирәк, Башкортстанда ике кандидат кына теркәлмәде.

Бүгенге көндә республикада сайлау кампаниясен үткәрүнең Русия Президентын сайлауда булган барлык югары стандартлары тулы күләмдә үтәлә. "Мобиль сайлаучы" проекты эшли.

Тагын бик мөһим момент. Уфа шәһәренең 410 сайлау участогында видеокамералар урнаштырылачак, трансляция алып барылачак. Нәкъ шушы урыннарда иң күп кеше тавыш бирә.

Сайлау участокларында сайлауларны җәмәгатьчелек күзәтүе кысаларында Башкортстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашачак. Әлеге Иҗтимагый палатаның барлык вәкилләре дә укулар узды. Алар сайлау законнары белән таныш һәм сайлау участокларында тавыш бирү барышын күзәтәчәкләр, - диде Евгений Шевченко.

Читайте нас: