+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 август 2019, 10:32

Владимир Путин: "Без ярдәм итәргә әзер"

Русия Президенты Владимир Путин һөнәри осталык юнәлешендә ярышларның киләчәктә үсешенә ышаныч белдерде. Бу хакта ул Казанда WorldSkills Русия җыелма командасы белән очрашуда белдерде.

- Әлбәттә, барча халык спорт, сәнгать бәйге-ярышларына күнеккән, ә һөнәри осталык өлкәсендәге ярышлар турында, асылда, бик азлар гына белә.

Әмма бу хәрәкәт актив үсешә һәм, мин ышанам, алга таба да үсәчәк, чөнки сез күрсәткән нәрсәләр — ул, чыннан да, зур осталык. Без бу өлкәдә ярдәм күрсәтергә әзер. Бу ярышлар күп кешенең игътибарын үзенә җәлеп итәчәк, — диде Владимир Путин.

Әңгәмә ахырында Владимир Путин Русия җыелма командасы әгъзалары белән фотога төште.
#ВладимирПутин
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: